Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

25 август көнне «Факел» яшүсмерләр клубы, «Балтач» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать заказнигы хезмәткәрләре белән

25 август көнне «Факел» яшүсмерләр клубы, «Балтач» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать заказнигы хезмәткәрләре белән берлектә, балалар өчен табигать кочагында күңелле ял оештырды.

Балалар Нормабаш авылы территориясендә урнашкан җирлеккә сәяхәт кылды. Заказник җитәкчесе Вафин Рәнис Борисович аларга әлеге территориядә ниләр эшләргә яравын һәм ярамавын аңлатты, белгечләр - Хәйруллин Айрат Фарук улы һәм Муллагалиев Азат Нурмөхәммәт улы «Кызыл китап»ка кергән җәнлекләрнең кайсыларын анда очратырга мөмкин булуы турында сөйләде.

Алга таба балалар экологлар җитәкчелегендә заказник территориясен чүпләрдән чистартты. Соңыннан алар кайнар чәй һәм коймаклар белән сыйланды. Уйнап, ял итеп арыган балалар күтәренке кәеф белән өйләренә таралды.

«Балаларга гына түгел, үзебез өчен дә күңелле ял булды бу! «Балтач» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать заказнигы хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Алга таба да бергә-бергә шундый күңелле чаралар оештырырбыз дигән теләктә калабыз», – ди «Факел»лар.