Бүген урып-җыюның өченче атна нәтиҗәләре буенча вымпеллар тапшырылды. Беренче төркем комбайннар арасында бу юлы беренчелекне «КЗС-812» маркалы «кыр корабы»н иярләүче Нурислам Сабирҗанов алды. Икенче төркем комбайннар арасында «Акрос-550» маркалы комбайнда эшләүче Ленар Муллагалиев («Борнак» җәмгыяте) җиңүче булып танылды. Өченче төркем җиңүчесе — «Клаас Тукано — 450» комбайнында хезмәт куючы Алмаз Гарифҗанов («Игенче» хуҗалыгы). Өченче атна нәтиҗәләре буенча алдынгы шофер булып, «Арбор» җәмгыятеннән Нурулла Әскаров танылды.
Бүген урып-җыюның өченче атна нәтиҗәләре буенча вымпеллар тапшырылды
13 августа 202513 авг 2025
~1 мин