«Гаилә» милли проекты кысаларында Әтнә авылында яшәүче Айгөл һәм Фәрит Вәлиуллиннар гаиләсенә 100 мең сумлык бер тапкырлы социаль ярдәм тапшырылды. Бу проект Татарстан Республикасында гаиләләргә ярдәм итү һәм күп балалы гаиләләрнең социаль статусын күтәрү максатыннан тормышка ашырыла. – Бу акчалар безнең өчен зур ярдәм. Балаларны тәрбияләүдә кулланырбыз. Республикабыз җитәкчесенә рәхмәт!», – ди күпбалалы әни. Әлеге ярдәм кемнәргә бирелә? ⚡29 яшькәчә өченче яки аннан соңгы бала тапкан авыл хатын-кызларына ⚡Татарстан авылларында даими яшәүчеләргә ⚡Бер балага 100 мең сум күләмендә Күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү — җәмгыятьнең мөһим бурычы, һәм мондый инициативалар, әлбәттә, гаиләләрнең социаль иминлеген һәм балаларның киләчәген ныгытуга ярдәм итә.
«Гаилә» милли проекты кысаларында Әтнә авылында яшәүче Айгөл һәм Фәрит Вәлиуллиннар гаиләсенә 100 мең сумлык бер тапкырлы социаль ярдәм
13 августа 202513 авг 2025
~1 мин