Җәйнең соңгы аена аяк бастык. Бу чорда әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерли Баласы беренче сыйныфка баручылар гына түгел, өлкән сыйныфларда укучылар өчен дә кием-салым, канцелярия товарлары кирәк. Берничә ел элек мәктәпләрдә бердәм форма кабул ителде. Мәктәп формаларын, махсус тектереп, “Сөмбелә” кибетенә кайтаралар. Формаларны шәһәрләрдәге махсус кибетләрдән дә табарга була. Кызлар сарафаны 2400-2800 сум торса, костюм-чалбар һәм жилеттан торган өчлек 3800 сумга төшә, жилет белән чалбарның бәясе – 3 мең сум. – Без, мәктәптә укыганда, 1-4 сыйныфларда һаман шул бер формадан, бер портфель белән йөрдек. Хәтта мәктәп портфеле дә бертөсле иде. Райондагы кибеткә бер “завоз” булгандыр инде. Беренче сыйныфка барганда, мәктәп формасы ике-өч үлчәмгә зур булып, капчык кебек салынып тора иде. Формага якаларны әни тегә иде. Атна саен салдырып, кабат тегеп куешлы якаларда гына аерма бар иде. Бәйрәм көннәрендә – ак, калган көннәрдә кара альяпкыч кия идек. Оныгым быел 1 сыйныфка бара. Ярдәм булыр дип,