Мөслимлеләр “Татарстанда – җәй” программасы кысаларында ишегалдында спектакль карады 2 август Пушкин урамындагы 82-86нчы йортлар ишегалдына бәйрәм алып килде: биредә иммерсив жанрдагы спектакль куелды. Үзенчәлекле чарада Мөслим тамашачысы күзәтеп утыручы гына түгел, аның катнашучысы да булды: тамаша вакытында публика актерлар белән бергә Татарстан хәзинәсен эзләде. Карина һәм Дмитрий Булычевлар театры әзерләгән “Татарстан – минем хәзинәм” исемле музыкаль спектакль “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган “Ишегалдында – театр” проекты кысаларында күрсәтелә. Проект “Татарстанда – җәй” республика программасы буенча оештырылган “Күрше Фест” бәйгесендә җиңү яулады. Бәйгенең максаты – бер ишегалдында яшәүче кешеләрне үзара таныштыру, уртак проектларда аралаштыру. Иммерсив спектакльләр – безнең яклар өчен ят күренеш. Аның белән беренче танышуның нәкъ менә ишегалдына булуы отышлы: биредә пәрдә юк, артистлар, тамашачыларны вакыйгага алып кереп китеп, үзләрен дә уйната, ч