Юллар, юллар, аларда көн саен күпме кешеләрнең гомере өзелә... Узган ел районыбызда кеше гомере өзелүгә китергән аварияләр булмады, ләкин ел-елга ошап килми шул. Республика һәм район юлларындагы торыш, юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау өчен район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин белән аралашып алдык. Юллардагы фаҗигаләрне булдырмый калуда шоферлар гына түгел, җәяүлеләр дә юл кагыйдәләрен үтәп хәрәкәт итәргә тиеш. Быелның җиде аенда Татарстан территориясендә 1755 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 163 кеше һәлак булган һәм 2138 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Районыбыз территориясендә җиде ай эчендә җитди 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 2 кеше һәлак булган. Үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре — каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү, тизлек режимын сакламау, иминлек каешларын куймау, автомобиль белән арыган хәлдә яки алкогольле эчемлек кулланган килеш идарә итү. Иң ав
Юллар, юллар, аларда көн саен күпме кешеләрнең гомере өзелә
7 августа 20257 авг 2025
3
3 мин