Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Ак хыяллар белән каршы алам

Ак хыяллар белән каршы алам Гомеремнең һәрбер иртәсен. Туар көнгә зур өметләр баглыйм, Белмәсәм дә ниләр көтәсен. Тәкъдирләргә ниләр язылгандыр, Күрәзәлек итмим, кирәкми. Кемгә саулык, кемгә байлык биреп, Үз җаена Ходай бүләкли. Шатлык бирсә, куям канатланып, Сынавын да кабул итәмен. Җаным тоеп һәм ышанып әйтәм, Җирдә яшәү бәхет икәнен. Ак хыяллар белән каршы алам Гомеремнең һәрбер иртәсен. Кабатланмас газиз гомеремне Зарланмыйча килә үтәсем. Исхак Фәйзи

Ак хыяллар белән каршы алам

Гомеремнең һәрбер иртәсен.

Туар көнгә зур өметләр баглыйм,

Белмәсәм дә ниләр көтәсен.

Тәкъдирләргә ниләр язылгандыр,

Күрәзәлек итмим, кирәкми.

Кемгә саулык, кемгә байлык биреп,

Үз җаена Ходай бүләкли.

Шатлык бирсә, куям канатланып,

Сынавын да кабул итәмен.

Җаным тоеп һәм ышанып әйтәм,

Җирдә яшәү бәхет икәнен.

Ак хыяллар белән каршы алам

Гомеремнең һәрбер иртәсен.

Кабатланмас газиз гомеремне

Зарланмыйча килә үтәсем.

Исхак Фәйзи