Билгеле булганча , бал кортлары балны үсемлек нектарыннан ясый. Кайбер вакытта бал өлгереп җитми. Бу аны кәрәздән вакытыннан иртәрәк алган очракта күзәтелә. Андый балның составында су микъдары күп була, шунлыктан ул тиз әчи. Саклаган вакытта өлгереп җитмәгән бал ике катламага – шикәрләнгән һәм сироп сыман катламнарга аерыла. Әчүен туктату өчен, кайбер умартачылар балны 80 градуска кадәр җылыталар. Мондый бал, үзенең барлык файдалы матдәләрен, шул исәптән төп фермент – диастазаны да югалтып, азык матдәләренең гап-гади катнашмасына әйләнә. Балның табигыйлеге диастаза саны буенча билгеләнә. Бу санны бары тик белгечләр генә билгели ала. Ә балда диастаза бармы-юкмы икәнлеген үзегез дә ачыклый аласыз.
Балның сыйфатын иң элек тәме һәм тышкы билгесе буенча белергә мөмкин. Табигый, ягъни чын бал масса сыман булырга, авызны камаштырырга һәм тамак төбен җиңелчә генә кытыклап торырга тиеш. Аның утырмасы булмый. Тагын шунысын белү мөһим: гадәттә бал, суыртып бер ай үткәннән соң, шикәрләнә башлый.