14 нче августта Г. Г. Гарифуллин исемендэге Янгул урта мәктәбендә Балтач районы тәрбиячеләренең Август киңәшмәсенең секцион утырышы узды. Киңәшмәдә районыбызның төрле балалар бакчасыннан килгән тәрбиячеләр, физик тәрбия инструкторлары, музыка тәрбиячеләре катнашты. Педагоглар мастер-класслар, чыгышлар уздырдылар hәм бай күргәзмә оештырдылар. Утырышта үткән уку елына нәтиҗәләр ясалды, яңа уку елына бурычлар куелды.