Лилия Әскаровадан рассольник рецепты 2 кг кыяр, 2 кг помидор, ярты кг суган, ярты кг кишер, 300 гр перловка, бер аш кашыгы өеп тоз, 1 −2 аш кашыгы өеп песок, 4-5 аш кашыгы уксус, ярты стакан май, бер чәй кашыгы төелгән борыч, 4-5 шт лавр, яраткан кеше ике аш кашыгы томат пастасы салсагыз була. Бөтенесен бер чама турагыз, перловканы суга салып бүрттереп алыгыз, пешермәгез, суын түгеп салырга әзер торсын, башта суган кишерне кыздырыгыз, аннары кыяр помидор перловка китә, тәмләткечләр, 45 минут пешә. Стерильле банкаларга тутырып, одеял астында тотабыз. Аннары салкын урында саклыйбыз.