Мәрьям Миңнегуловадан казан тәкәсе рецепты. Эчлек өчен кирәк була. Вак эремчек(минеке үзем ясаган, куе сөттән ясалган эремчек) 1,5 стакан 2 йомырка Тоз. Савытка су, тоз, йомырка, маебызны салып болгатабыз да он салып камыр басабыз. Бер 15 минут ял иттерәбез, камыр үзләнсен өчен эшләнелә. Эчлекне ясый торабыз шул арада. Эремчегебезне ваклыйбыз, тоз, йомырка салып болгатабыз. Камырны җәеп, түгәрәкләп кисеп, эченә эремчек массасын салабыз да, бөрәбез. Тәкәләребезне тозлы кайнаган суда пешереп алабыз. Суыбызга 1 аш калагы көнбагыш мае салырга онытмыйбыз. 10 минуттан тәкәләребезне сөзеп алып, өстенә ак май сибеп табынга куябыз. Тәмле булсын.