30 июльдә Балтач үзәк район хастаханәсе территориясендә Донор көне узачак. Бу көнне Республика кан үзәгенең мобиль комплексы барлык теләүчеләрне кан тапшырырга чакыра. Кабул итү пункты 07:30да эшли башлый. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС кирәк. Донорларга таләпләр: - 18 яшьтән өлкәнрәк. - Авырлыгы 55 килограммнан да ким түгел. - Күрү сәләте +6 дан да түбән түгел һәм -6 дан да югары түгел. Донорларга 1151 сум акча түләнә. Әгәр сез беренче тапкыр донор булсагыз, хастаханәгә 10:00гә кадәр килүегез сорала.
30 июльдә Балтач үзәк район хастаханәсе территориясендә Донор көне узачак
29 июля 202529 июл 2025
~1 мин