Кактан рулет. Какка башта бал, аннары аз гына ак сгущенка җәябез. Мин эченә Әстерхан һәм Кешью чикләвекләрен угычтан чыгарып сиптем. Һәркем үзенчә эшли. Какны рулет формасында тыгызлап төреп, бәйләп куясы, кичкә суыткычта калдырасы. Табынга тәгәрмәчләп кисеп, өстенә сгущенка агызып бирергә була. фото: Мәрьям Миңнегулова рецепт: Рафилә Шәмсетдинова