ГИДУВның 7нче шәһәр шифаханәсендә урнашкан кичектергесез хирургия кафедрасы мөдире кабинетында, хәвефле хәбәр җиткерәчәген искәрткәндәй, көтмәгәндә генә кискен итеп телефон шалтырады. Шалтыратучы кеше Республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары иде. Трубкада аның борчулы тавышы яңгырады:
– Равил Шамилович, симфоник оркестрның баш дирижеры Фоат Шакирович Мансуровны беләсездер, дип уйлыйм. Музыкантларын, ару-талу белән исәпләшмичә, Илһам Шакировның 60 яшьлек юбилей концертына әзерләгәндә, приступ булган бахырга. Әле яңа гына үзен 15нче ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына алып киткәннәр. Сез – зур тәҗрибәле табиб, шәһәрнең баш хирургы. Тиз генә шуның янына баруыгыз, кирәк булса, операция ясавыгыз сорала. Хәле бик авыр, диләр.
Авыруның хәле, чыннан да, соң дәрәҗәдә мөшкел булып чыга: үт куыгы шартлаганлыгы, үт белән үлек бергә кушылып, эчкә таралганлыгы ачыклана. Аз гына соңарсаң да, бөтен организм агуланып, һәлакәт белән очлану ихтималы бик зур иде. Равил Шамилович, һәрвакыттагыча, зур җаваплылык тоеп, операцияне җиренә җиткереп ясый. Шул рәвешле, ул Мәскәүнең Зур театры һәм Татарстан симфония оркестры дирижеры, Россия Федерациясенең, Татарстанның һәм Казакъстанның халык артисты Фоат Мансуровны заманында үлем тырнагыннан йолып кала.
Мин якташым Равил Шәймәрданов турындагы язмамны юкка гына аның изге хезмәтенең асылын гәүдәләндерә торган күркәм мисал белән башламадым. Үт куыгы гына түгел, ә үтә дә җитди һәм катлаулы ашказаны асты бизе, бавыр һәм башка кайбер эчке әгъза авыруларына дучар булган кешеләрне операция һәм дәвалау юлы белән аякка бастыру, гомумән, күп еллар буена безнең каһарманыбызның профессиональ гамәле булды. Заманында аның тылсымлы скальпеленең куәтен татыган кешеләр арасында тарихыбызда якты эз калдырып киткән шәхесләр дә, шулай ук бүгенге көндә мәдәниятебезнең йолдызлары булган зыялылар да аз түгел. СССРның халык артисты, дирижер Натан Рахлин, академиклар Владимир Иванов, Әбрар Кәримуллин, профессор Вахит Хаков, Г.Тукай исемендәге премия лауреатлары Зөлфәт һәм Фоат Садриев, Республикабызның халык артистлары Ирек Баһманов, Наил Әюпов, Хәлим Җәләлов – барыбызга да таныш шундый исемнәрнең бер өлеше. Ә инде Равил Шамиловичның ел саен 200гә якын операция ясаганлыгын исәпкә алсак, аның ярдәмендә кабат тулы канлы тормышка әйләнеп кайтучылар санап бетергесез.
Менә шундый алтын куллы хирургның 2009 елда “Ак чәчәкләр” бәйгесендә җиңеп чыгуы, республика табиблары арасында иң яхшы белгеч буларак танылып, “Ел табибы” дигән мәртәбәле исемгә лаек булуы бик тә табигый һәм урынлы иде. Моннан шактый еллар элек үк, әле 35 яше тулган чагында ук, Республиканың атказанган табибы дигән дәрәҗәгә ирешкән, ә алты дистәсен тутыргач, Россиянең атказанган табибы дигән тагын да югарырак ат-исем казанган зыялы шәхес өчен бу чын мәгънәсендә нур өстенә нур, җиңү өстенә җиңү иде. 2010 елда, әлеге казанышлар тезмәсенә таҗ булып, Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты дигән иң мәртәбәле исем-дәрәҗә килеп өстәлде.
Г.Ибраһимов әйткәндәй, Равил Шамил улы – тормышның төбеннән күтәрелгән каһарман. Чыгышы белән Мөслим районының Ташлыяр авылыннан. Ишле гаиләдә тәрбияләнеп үскән. Әтисе – колхозларында иң беренче шофер булган кеше, сугыш чорында танк йөртүче сыйфатында Берлинга кадәр барып җиткән, ә аннары Прагага атаклы марш-ыргылыш ясауда катнашкан. Батырлыкларының әҗере – ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр һәм Баш командующий имзасы куелган Рәхмәт хатлары. Колхозларында янә шофер булып эшләү дәверендә ул бөтен балаларын да диярлек югары белемле итүгә ирешкән. Равил улын медицина юлыннан китәргә кодалаучы да, әлбәттә, ул булган. Ә сабыр холыклы, басынкы табигатьле әнисе, гади авыл хатыны исә, яшьтән үк улына үзенең фигыленә хас матур сыйфатларын сеңдергән.
Тугызынчы дистәсен ваклаган көннәрдә Равил Шамилович бер-бер артлы узганнарын күз алдыннан үткәрә, үткәннәргә кайта-кайта, гомер йомгагын сүтә. Буыннары да катмаган малай чагы, ач-ялангач көе, авылын елардай булып сагына-сагына, Минзәлә медицина училищесында укып йөрү, диплом алгач, өч ел туган авылында фельдшер булып эшләү, дәвалану эшенең башлангыч нигезләрен үзләштерү. Үрмәле гөл кебек югарыга, һаман үсәргә ашкынучы күңелне авыл кысасына бикләп куеп буламыни?! Шуннан соңгы чорда тынгысыз егетебез кызыл дипломга Казан медицина институтын тәмамлап, зур тырышлык һәм осталык күрсәтеп, туган районы үзәгендә дүрт ел буе хирург булып эшли. Хирургия эшенә бәйләнешле иң кирәкле башлангыч тәҗрибәне дә ул шушында туплый. Янә аерып әйтергә кирәк: шул чор эчендә сәләтле яшь хирург район үзәгендә үткәрелә торган операцияләрнең методикасын һәм иң нечкә серләрен дә, нигездә, шушында үзләштереп өлгерә.
Тынгысыз җан кабат яңа биеклеккә, тагын да югарырак белем һәм камиллек таләп итүче мохиткә омтыла башлый һәм бу юлы инде Равил Шамилович башкалабызда урнашкан ГИДУВның хирургия буенча ординатурасына барып керә. Билгеле, чабуыңа гаиләң һәм балаң ябышып торган хәлдә белем алуны дәвам итү җиңелдән түгел. Ләкин яшьтән үк чыныккан һәм сынатмаска өйрәнгән Равилебез авырлыкларга түзә, атаклы профессор Юрий Александрович Ратнер җитәкчелегендә ординатураны да уңышлы тәмамлап чыга. Менә шуннан соң инде югары квалификация алган хирург каршында яңа офыклар һәм шактый зур мөмкинлекләр ачыла. Аны шунда ук ГИДУВның хирургия кафедрасы урнашкан 5нче шифаханәгә – башта хирург, аннары бүлек мөдире итеп билгелиләр.
Үзе җитәкчелек иткән яңа өлкәдә тәҗрибә туплап өлгергәч, Равил Шамилович табибларның белемен күтәрү белән шөгыльләнүче әлеге институтта ассистент буларак лекцияләр дә укый башлый. Уңышлар еш кына парлап килә дигәндәй, 1982 елда инде ул, диссертация яклап, медицина фәннәре кандидаты дигән фәнни дәрәҗә ала һәм тиздән үзе эшләгән кафедраның доценты итеп сайлана. Шулай итеп, заманында Ташлыяр авылыннан чыккан якташыбыз, гамәли-практик хирург булу өстенә, фән һәм дә укыту белән шөгыльләнүче галим һәм педагог та булып китте. Янә килеп, әлеге фактларга аның ике монография, унга якын гамәли-практик кулланма һәм уку әсбабы, 170тән артык фәнни мәкаләләр авторы булуын, шулай ук фәнни җитәкче буларак 13 медицина фәннәре кандидаты әзерләгәнлеген дә кушсаң, каһарманыбызның хезмәт һәм иҗат портреты тагын да тулырак булып күз алдына килеп баса.
Әлеге мәкаләне язарга җыенганда, Равил Шамилович турыдан-туры:
Мин аеруча ике шөгыльне яраттым, берсе – операция ясау иде, икенчесе – лекция уку, – диде, эчке бер рухлану һәм канәгатьләнү белән.
Болар, һичшиксез, аның калебен һәм шәхси йөзен ача торган хак икърар итү сүзләре иде.
Равил Шәймәрдановның иң егәрлекле елларына туры килгән күпкырлы эшчәнлеге саналганнар белән генә чикләнми әле. 1987нче елда ГИДУВның (хәзерге аталышы – Казан медицина академиясе) кичектергесез хирургия кафедрасы шәһәрнең 7нче клиника хастаханәсенә күчкәч, Равил Шамилович 15 ел буе шул кафедраның мөдире һәм профессоры вазифаларын башкарды. Бер үк вакытта шәһәрнең баш хирургы да булды. Һәм тагын бер җитди факт: параллель рәвештә ул бавыр, ашказаны асты бизе һәм үт юлларын дәвалау буенча шәһәр күләмендә хирургия үзәге дә оештырды. Хәзерге вакытка кадәр ул – шул үзәкнең алыштыргысыз җитәкчесе.
Әйе, бүгенге көндә дә Равил Шамилович кешеләрнең сәламәтлеген саклау сагында, шул ук шифаханәдә аның мәктәбен узган шәкертләре арасында. Картлыкка сәлам бирмәгән каһарманыбыз – Казан медицина академиясенең элек үзе җитәкчелек иткән кафедраның абруйлы профессоры. Клиникада һәм башка аудиторияләрдә үз өлкәсенә караган темаларга лекцияләр укуын дәвам итә. Олпат остаз буларак, хирург коллегаларына тәҗрибә тупларга булыша, ярдәмгә мохтаҗ авыруларга консультацияләр бирүдә, палаталарда ятучыларны көн дә карап торуда һәм башка җаваплы чараларда катнаша. Менә шундый бәрәкәтле һәм үтә нәтиҗәле озын хезмәт юлының әҗере, җиңүле аккорды буларак, узган елны хирургларның халыкара конгрессында Равил Шәймардановка гамәли-практик хирургия өлкәсендәге мәшһүр казанышлары өчен Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан В.С.Савельев исемендәге алтын медаль тапшырылды.
Якташымның характер сыйфатларына, шәхси холык-фигыленә аерым тукталасым килә. Беренчедән, ул – гаҗәеп дәрәҗәдә эрудит. Аның белән теләсә кайсы темага иркенләп сөйләшергә була: сәяси яки сәнәгать мәсьәләләре дисеңме, тарихка яки иҗтимагый аңга, идеологиягә бәйләнешле проблемалармы, мәдәният яки әдәбият-сәнгатькә караган тармаклармы – һәр өлкәдә ул хәбәрдар. Халкыбызның социаль һәм этник тарихы, язма-профессиональ культурасы һәм фольклор-этнографиясе турында да хәйран мәгълүматлы булуы хакында әйтеп торасы да юк. Әлбәттә, бу аның һәрнәрсә белән кызыксынучан табигатеннән һәм шактый бай китапханәсе булуыннан килә. Икенчедән, монысы инде аеруча мөһим: Равил Шамилович якташларын да, бөтенләй таныш булмаганнарны яки авыруларны да магнит кебек үзенә тарта торган гадилеге, үтә тыйнаклыгы, кешеләрне ихлас күңелдән хөрмәтли һәм ярата белүе белән аерылып тора. Син сөйләгәндә ул ягымлы яки сынаулы карашы белән күзләреңә текәлер; бүлдермичә, дикъкать белән тыңлар; үз фикерен ачык һәм хәтер калдырмый торган итеп әйтер һәм беркайчан да тавышын күтәрмәс, авыр сүз әйтмәс, кирәген тыныч кына һәм ышандырырлык итеп аңлатыр. Аның менә шундый кешелекле сыйфатларына, чын интеллигент һәм күпкырлы олпат шәхес булуына ихлас күңелдән сокланасың. Минемчә, Галимҗан Ибраһимов күрергә хыялланган чын татар профессоры, мөгаен, нәкъ менә Равил Шамилович шикелле булырга тиештер.
Инсанилык, сабырлык, басынкылык һәм түземлелек кебек сыйфатларның хәзерге заманда җитенкерәмәве, бик тансык булуы һәм дә аларның иң гуманлы профессия ияләре булган табиб халкы өчен аеруча кирәклеге бәхәссез. Менә шуңа күрә дә якташыбызның шифалы кул җылысын һәм җылы мөгамәләсен татыган авыруларның аның турында, шаккатып, “әүлия табиб, суперхирург” дип сөйләүләре аңлашыла да. Хирург пычагы астына ятарга туры килүчеләр арасында төрле кешеләр очрый: кайсы бик көйсез, мыжык була, кайсы үтә эгоист, үзсүзле, кайсы үзенең түрәлеге белән масая. Ләкин Равил Шамилович аларның барысы белән дә уртак тел таба, хәлләренә керә, тынычландыра торган иде. Кайдандыр телефон аша әйтелгән үтенеч яки махсус юллама кәгазе генә түгел, ә еш кына “мин Мөслимнән” дигән сүзләр дә аңа теләсә кайсы авыруны шифаханәгә яткыру һәм тиешле ярдәм күрсәтү өчен ачкыч хезмәтен үти иде. Мөслимнең шәрәфле гражданины дигән дәрәҗәле исем йөртүенең сере дә – нәкъ менә туган районы һәм аның кешеләре белән тыгыз бәйләнешен беркайчан да өзмәвендә.
Равил Шамиловичның кемлеген, эш стиленә бәйләнешле характер үзенчәлекләрен ача торган тагын бер кызыклы истәлекле дәлил. Бервакыт аңа Абдулла Бичурин дигән Дәүләт куркынычсызлык комитеты (КГБ) генералын дәваларга туры килә. Шул чагында бу хирург һәм мөдирнең ничек эшләвенә кат-кат игътибар итә һәм аның бик тә булдыклы, таләпчән булуын, авыруларга карата мәрхәмәтле һәм аяулы мөнәсәбәтен күреп, үзләренең яңа төзелгән шифаханәсенә баш табиб итеп эшкә чакыра. Генералның кулында табибны кызыктырып ризалату өчен махсус рәвештә китерткән ике бүлмәле фатир ачкычы да була. Ул вакытта әле гаиләсе белән кеше почмагында гына яшәгәнлектән, мөдир-хирургның күңеле, бәхет кошы тотарга җыенгандай, ымсынып һәм кыбырсып та куя. Әмма төптән уйлангач, аек акылы күңел ымсынуын җиңә: хирургия һәм дәвалау эшен ташлап, администратор-җитәкче эшенә күчүдән ул баш тарта. Хәер, Равил Шамиловичның түрәлек-чиновниклык вазифаларын өнәп бетермәве соңрак та яраткан төп эшендә калуга, көчен, башлыча, шул юнәлешкә туплауга китерде. Аның параллель рәвештә алты ел буена ГИДУВта дәвалау буенча проректор вазифаларын башкаруга чик куеп, әлеге административ эштән гариза биреп китүе менә шуның белән бәйләнгән иде.
Эше никадәр генә җаваплы һәм күпьяклы булмасын, гаиләсе һәм балалары белән шөгыльләнергә, эстетик зәвыгын канәгатьләндерергә дә вакыт таба белде ул. Җае чыккан саен, үзен кызыксындыра торган китаплар укыды; өздереп гармунда уйнады яки үзе үк кушылып җырлады; Альфирасы белән концерт-спектакльләргә йөрде. Мөслименә, Ташлыярына кайтып, якташлары белән дә һәрчак аралашып яшәде. Үзе кебек спортны яратып үскән улы Илдар, рапирада ярышу төрен үзләштереп, төрле елларда тугыз мәртәбә СССР чемпионы булды һәм хәтта дөнья күләмендә бронза призеры дәрәҗәсенә иреште. Бүгенге көндә ул танылган Халыкара класслы спорт мастеры гына түгел, ә фехтование буенча олимпия резервы спорт мәктәбенең директоры да. Һәм, өстәвенә – рапира буенча Россия хатын-кыз яшьләр җыелма командасының баш тренеры. Равил Шамиловичның кызы Миләүшә исә – университет тәмамлаган югары белемле белгеч.
Журналистлар традициясе буенча, ахырда мин – йомгак ясау рәвешендә – якташыма берничә сорау бирдем һәм аннан тапкыр җаваплар алдым.
– Синең тормышыңда, эш-гамәлеңдә әйдәп бара торган девизың булдымы? Булса, нинди?
– Кеше гомер буе намусы һәм вөҗданы белән үзара килешеп яшәргә тиеш – минем җитәкче девизым менә шундый.
– Хирург кеше кырыс һәм салкын канлы, бераз рәхимсезрәк булырга тиеш, дип исәпләүчеләр бар. Шул фикер белән килешәсеңме?
– Минемчә, чын хирурглар, киресенчә, шәфкатьле, сизгер һәм аяучан табигатьле кешеләр. Җан иясен кызганганга күрә, мин үзем мал суйган җирдә тора алмыйм.
– Тормышыңны яңадан башларга туры килсә, нинди белгечлек сайлаган булыр идең?
– Бер түгел, өч гомер яшәргә туры килсә дә, табиб-хирург булып калыр идем. Табибларның эш хакы түбән булу да, операция өстәле янында вакыт-вакыт алтышар-сигезәр сәгать буе аяк өстендә торырга туры килү дә мине куркытмады. Купшы яңгыраса да, әйтим: минем өчен кешеләргә кирәк булуыңны тоеп яшәүдән, җитди авырып киткән яки үлем якасыннан алган кешеләрне кабат якты тормышка кайтарудан да зуррак бәхет юк.
Хак сүзләр! Яшәү мәгънәсе турында моннан да турырак һәм матуррак итеп әйтеп булмый торгандыр.
Марсель Бакиров, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.