Кара карлыган файдасын искә төшереп үтик әле: ✔️Карлыганда җиңел эшкәртелүче микроэлементлар, клетчатка һәм башка файдалы витаминнар бар. ✔️Ашказаны җәрәхәте һәм эчәкләр, уникеилле эчәк авырулары вакытында, баш авыртканда көнгә 3 тапкыр 1/4 стакан күләмендә карлыганнан яңа әзерләгән сок эчү ярдәм итә. ✔️Кара карлыганны көнгә 50 грамм ашасагыз, С витаминын организмга тиешле күләмдә кабул иткән буласыз. ✔️Ул – иң бай калий чыганагы. Кан басымы күтәрелүдән бер дигән дәва. Бу җимешне йогуртка кушсагыз, калий һәм кальцийга бай ризык булачак. ✔️Карлыган бактерицид үзлеккә ия, ул авыруларга каршы торырга булышачак,-дип яза "Сәламәтлек" чыганагы.