Кураның җиләге дә, яфрагы да файдалы 🍓Салкын тигәндә, 2 аш кашыгы җиләкне 3\4 стакан кайнар суда 15–20 минут төнәтергә, сөзәргә кирәк. Төнәтмәне кайнар килеш көнгә 2–3 мәртәбә икешәр стакан эчәсе. 🍓Тамак төбе авыртса, кура җиләге серкәсе белән чайкарга киңәш ителә. 2 стакан җиләкне 2 стакан алма серкәсенә салып, 10 көн җылы урында төнәткәч, сөзеп, стерильләштерелгән банкага тутыралар. Төнәтмәне суыткычта саклыйлар. 🍓Гипертония булганда, тигез күләмдә кура җиләге белән яфрагын алып, 2 аш кашыгы күләмендә 1,5 стакан кайнар суга салалар. Сүлпән утта 4–5 минут кайнаткач, 1 сәгать төнәтеп, сөзәргә кирәк. Төнәтмәне ашарга ярты сәгать кала, көнгә ике-өч мәртәбә 1–2 стакан эчәсе. Кура җиләге инфаркт, инсульт кичергән кешеләргә дә файдалы. 🍓Баш авыртса, дару эчкәнче, 1әр стакан кура җиләге ашарга киңәш ителә. 🍓Кура җиләге А витаминына бай, күрүне яхшырта, тиренең картаю процессын акырынайта. #1001киңәш