Җәйнең уртасына килеп җиттек. Инде үләннәр киптерә башлагансыздыр? Мин үзем күпчелек карлыган, кура җиләге һәм мята, бөтнек, зәңгәр мәтрүшкә киптерәм ди актив язылучыбыз. Халык медицинасына күз салсак, файдасы да бик күп икән. Кура җиләге яфраклары - аналыкны ныгыта, хатын-кыз авыруларыннан саклый. Бу чәй көч бирә һәм кофены алыштыра ала. Карлыган яфраклары – вируслардан профилактика, холестеринны, шикәрне көйли, иммунитетны ныгыта, бөерне чистарта, тынычландыра икән. Мята (бөтнек): эчәклек өчен яхшы, баш авыртулардан, салкын тию/ грипп вакытында, тынычландыра, бавырны чистарта, астма белән авыручылар өчен файдалы, борынның тыгылуын да киметә