Атлар чабышында ике яшьлек атлар арасында беренче урынны «Татарстан» җәмгыятеннән «Адмирал» кушаматлы ат алды, җайдагы Илнар Ибраһимов. Икенче урында «Маяк» җәмгыятенең «Профессионалка" кушаматлы аты, җайдагы Анна Макарова. Өченче урында Арча районыннан Рафил Ибраһимовның аты — " Кармелита", җайдагы Рафил Ибраһимов. Дүртенче урында " Арбор" җәмгыятеннән " - «Кармен», җайдагы Ислам Мөҗипов.
Чиста токымлы бияләрдән беренче урында «Сорнай» җәмгыятеннән «Файвал Хит» кушаматлы ат, җайдагы Рәнис Таҗетдинов. Икенче урында «Смәел» хуҗалыгыннан «Ракита Голд» кушаматлы ат, җайдагы Александр Кайнов. Өченче урында " Труд" җәмгыятеннән " Завируха Гон«, җайдагы Илнар Ибраһимов. Дүртенче урында Тукай исемендәге хуҗалыктан — «Оптика», җайдагы Артур Иванов. Чиста токымлы айгырлар арасында, беренче урында «Дуслык» җәмгыятеннән " Новый Раллик«, жайдагы Рәнис Таҗетдинов. Икенче урында «Яңа тормыш » җәмгыятеннән «Лейтенант», җайдагы Андрей Эшмурзин. Өченче урында " Активист" хуҗалыгыннан — «Садам», җайдагы Лялин Николай. Дүртенче урында Пешәңгәрдән Рафаэль Мәгъсүмовның «Джаентс Троп» кушаматлы аты, җайдагы Алмаз Бәширов.
Ярымтокымлы атлардан беренче урынны " Кызыл юл" җәмгыятеннән «София» кушаматлы ат алды, жайдагы Вильнур Гарифуллин. Икенче урында «Сосна» жәмгыятеннән " Фин Бой" кушаматлы ат, җайдагы Андрей Эшмурзин. Өченче урында «Бөрбаш» җәмгыятеннән — «Абаль», җайдагы Яков Евдокимов. Дүртенче урында Гөлсинә Вәесова крестьян-фермер хуҗалыгыннан «Тактика РТ» дигән ат, җайдагы Артур Иванов.
# Татарстанда җәй