Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Районыбыз басу-кырларында да «кыр кораблары» гөрелтесе ишетелә башлады

Районыбыз басу-кырларында да «кыр кораблары» гөрелтесе ишетелә башлады. Дүшәмбе көнне «Смәел» җәмгыяте игенчеләре уракка төште – көзге бодай суктыруга керештеләр. «Льговская 4» сортлы көзге бодай гектарыннан уртача 42 центнер уңыш бирә. Игенчеләр эшкә керешкәнче Рәис хәзрәт уңышлы эшләр, мул игеннәр насыйп булсын, дип дога укып, изге теләкләрен ирештерде. Биредә озак еллар хезмәт куючы комбайнчылар эшли, алар – Владимир Алпутин, Раушан Фазылҗанов һәм Фәнис Гыйматдинов. Игенчеләребезгә быелгы уракны мул уңыш белән, исән-сау эшләп чыгарга язсын!

Районыбыз басу-кырларында да «кыр кораблары» гөрелтесе ишетелә башлады.

Дүшәмбе көнне «Смәел» җәмгыяте игенчеләре уракка төште – көзге бодай суктыруга керештеләр. «Льговская 4» сортлы көзге бодай гектарыннан уртача 42 центнер уңыш бирә.

Игенчеләр эшкә керешкәнче Рәис хәзрәт уңышлы эшләр, мул игеннәр насыйп булсын, дип дога укып, изге теләкләрен ирештерде. Биредә озак еллар хезмәт куючы комбайнчылар эшли, алар – Владимир Алпутин, Раушан Фазылҗанов һәм Фәнис Гыйматдинов.

Игенчеләребезгә быелгы уракны мул уңыш белән, исән-сау эшләп чыгарга язсын!