Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән алып, районыбыз солдатлары өчен һәрьяклап матди ярдәм күрсәткән волонтерларыбызга

Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән алып, районыбыз солдатлары өчен һәрьяклап матди ярдәм күрсәткән волонтерларыбызга барлык райондашлар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. 🕊️Бүген сезне За Родину! За Мир! төркеменең игелекле эшләре белән таныштырасыбыз килә. 🪖Шушы көннәрдә әлеге төркем фронттан килгән Камаз машинасына төзелеш материаллары туплап, төяп җибәрде. Сугышчы егетләребез блиндажлар төзү өчен төзелеш материаллары сорап мөрәҗәгать итүгә төркемебез белән эшкә керештек , - диләр Ирина һәм Марат Галәветдиновлар. 🕊️Ханнанов Вакыйф, Галиев Рәмис, Афанасьев Юрий, Габделхаков Азат, Насыйбуллин Рушан, Исмаилов Рөстәм, Солтанов Ильмир,Әхмәтов Илнар, Нотфуллин Айнур кебек олы йөрәкле егетләребез кыска гына вакыт аралыгында зур күләмдә төзелеш материаллары белән ярдәм иттеләр. Тупланган әйберләрне төркемебез белән төяп фронтка озаттык. ⭐️Бу көнне Балтач районыннан сугышчыларга гуманитар ярдәмнең яңа партиясе китте. Әлеге ярдәм - балтачлыларның йөрәк җылысы, тын

Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән алып, районыбыз солдатлары өчен һәрьяклап матди ярдәм күрсәткән волонтерларыбызга барлык райондашлар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

🕊️Бүген сезне За Родину! За Мир! төркеменең игелекле эшләре белән таныштырасыбыз килә.

🪖Шушы көннәрдә әлеге төркем фронттан килгән Камаз машинасына төзелеш материаллары туплап, төяп җибәрде. Сугышчы егетләребез блиндажлар төзү өчен төзелеш материаллары сорап мөрәҗәгать итүгә төркемебез белән эшкә керештек , - диләр Ирина һәм Марат Галәветдиновлар.

🕊️Ханнанов Вакыйф, Галиев Рәмис, Афанасьев Юрий, Габделхаков Азат, Насыйбуллин Рушан, Исмаилов Рөстәм, Солтанов Ильмир,Әхмәтов Илнар, Нотфуллин Айнур кебек олы йөрәкле егетләребез кыска гына вакыт аралыгында зур күләмдә төзелеш материаллары белән ярдәм иттеләр. Тупланган әйберләрне төркемебез белән төяп фронтка озаттык.

⭐️Бу көнне Балтач районыннан сугышчыларга гуманитар ярдәмнең яңа партиясе китте. Әлеге ярдәм - балтачлыларның йөрәк җылысы, тыныч күк йөзен саклаучы якташларыбызның иминлеген кайгыртуыбыз һәм рәхмәтебез дә!

#ГодзащитникаОтечества

#Добрыйтатарстан

#НашимГероям