Мәрьям миңнегуловадан белен.
1,5 чәй калагы чүпрәне стаканга салдым, 1 чэй калагы песок салдым, өстенэ 4-5 аш калагы җылымса су салып болгаттым да, күпертергә куйдым. Аннан 1 стакан сөт җылытып, шуна 2 аш калагы песок, 0,5 чәй калагы тоз, кабарган чүпрэне салып, он салып камыр ясадым. Сыек итмәдем, бик куе да итмәдем. Күпереп менгәч 3 йомырка салып тугыладым, 1 стакан кайнап торган суга 0,5 чәй калагы чәй содасы салып болгаттым да, камырга салдым, тиз-тиз болгаттым. Кызган табада пешереп алдым.