Мәктәптә уку вакытын 10 сыйныфка кадәр кыскартырга телиләр. Мондый тәкъдим белән Иҗтимагый палатаның демография, гаиләне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко чыккан, дип яза Шәһри Казан.
Шулай ук ул вузда уку вакытын бер елга кыскартырга тәкъдим итә. Депутат сүзләренчә, мондый чара демографик вазгыятьне яхшыртырга ярдәм итәргә тиеш.
«Хәзер белгеч 11 ел вакытын мәктәптә, 4 ел бакалавриатта һәм 2 ел магистратурада укытуга сарыф итә. Шулай итеп, ул 17 ел укый», - дигән Рыбальченко, 27 яшенә генә яшь кешеләр нәселне дәвам итү турында уйлана башлыйлар дигән нәтиҗә ясап.
Шул ук вакытта Рыбальченко ассызыклаганча, уку процессын кыскарту аның сыйфатын киметүгә китермәячәк.