Лилия Әскаровадан шампиньон маринадлау рецепты. 500 гр шампиньон гөмбәсе (кибетнеке) 100 гр су 50 гр сыек май 1 аш кашыгы шикәр комы 1 аш кашыгы өеп тоз 3 аш кашыгы уксус 9 процент 5 шт борыч (душистый) 5 шт перец горошек 5 шт гвоздика 3 шт лавр яфрагы Барысын кушарга, кайнап чыккач, 20 минут кайнатырга, шул рассолы белән суынганчы калдырырга. Шул ук көнне әзер була. Кунак өстәленә дә, гарнир итеп ашарга да бик тәмле.