Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Бүген "Татарстан" хуҗалыгының сөтчелек комплексында семинар-киңәшмә узды

Бүген "Татарстан" хуҗалыгының сөтчелек комплексында семинар-киңәшмә узды. Анда район хуҗалыкларының терлекчелек тармагы эшчәнлегенә июнь ае буенча нәтиҗә ясалды. Семинар - киңәшмәдә район башлыгы Рамил Нотфуллин, хуҗалык җитәкчеләре һәм баш зоотехниклары катнаша. Иң беренче "Татарстан" хуҗалыгының яңа төзелгән фермасы белән танышу булды. 55 миллионлык 550 баш яшь терлекләргә исәпләнгән терлек бинасы салынган. Ул 2 айдан 6 айга кадәр булган яшь терлекләр өчен исәпләнгән. Бинаның озынлыгы 116 метр, киңлеге 28 метр. Анда 24 вентилятор урнаштырылган, тәрәзәләргә ачыла ябыла торган шторалар куелган. Киләчәктә яңа бүленгән 20 гектар мәйданда ике бозау абзары, буаз сыерлар өчен бер терлек абзары салыначак. Терлекчелек комплексының гомуми мәйданы 36 гектар булып, анда җәмгыятьнең барлык терлекләре тупланыр, дип фикерлиләр "Татарстан" хуҗалыгында. Аннан соң киңәшмәнең нәтиҗәләр ясау өлешенә күчелде. Мондый киңәшмәләр һәр ай саен үткәрелеп, районның терлекчелек тармагы тагын да нәтиҗәле эшлә

Бүген "Татарстан" хуҗалыгының сөтчелек комплексында семинар-киңәшмә узды. Анда район хуҗалыкларының терлекчелек тармагы эшчәнлегенә июнь ае буенча нәтиҗә ясалды. Семинар - киңәшмәдә район башлыгы Рамил Нотфуллин, хуҗалык җитәкчеләре һәм баш зоотехниклары катнаша. Иң беренче "Татарстан" хуҗалыгының яңа төзелгән фермасы белән танышу булды. 55 миллионлык 550 баш яшь терлекләргә исәпләнгән терлек бинасы салынган. Ул 2 айдан 6 айга кадәр булган яшь терлекләр өчен исәпләнгән. Бинаның озынлыгы 116 метр, киңлеге 28 метр. Анда

24 вентилятор урнаштырылган, тәрәзәләргә ачыла ябыла торган шторалар куелган.

Киләчәктә яңа бүленгән 20 гектар мәйданда ике бозау абзары, буаз сыерлар өчен бер терлек абзары салыначак. Терлекчелек комплексының гомуми мәйданы 36 гектар булып, анда җәмгыятьнең барлык терлекләре тупланыр, дип фикерлиләр "Татарстан" хуҗалыгында.

Аннан соң киңәшмәнең нәтиҗәләр ясау өлешенә күчелде. Мондый киңәшмәләр һәр ай саен үткәрелеп, районның терлекчелек тармагы тагын да нәтиҗәле эшләсен өчен заманча технологияләр кулланып эшләүче хуҗалыкларның эшчәнлеге күрсәтелеп торса да, кайсыдыр хуҗалыклар үзләренең эшчәнлегенә үзгәреш кертеп, тагын да алга китү ягын карый, ә кем өчендер бүген ирешелгән нәтиҗә канәгатьләндерү сәбәпле, гел бер урында таптанып тора.