Томат пастасындагы кыяр рецепты. Быел кыяр бик күп, дуслар! Түбәндәге салатны ясап карагыз әле, бик тәмле гарнир килеп чыгачак. 3-4 килограмм кыярны телемләп яки озынчага турарга кирәк. Шуңа 500 грамм томат пастасы, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан сыек май, 2 аш кашыгы тоз, вак итеп туралган яки угычтан чыгарган 2 баш сарымсак, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч салып, әйбәтләп болгатасың да, 3 сәгать ял иттерәсең. Ара-тирә болгаткалап алырга кирәк. 3 сәгать узгач, газга куеп 15 минут кайнатып чыгарабыз да, 180 миллилитр уксус салып, яңадан яхшылап болгатырга кирәк. Әзер салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырып ябып куябыз. Тәмле булсын!