Күп балалы ата-аналар өчен сыгылмалы (гибкий) эш графигы кертергә мөмкиннәр. Шундый закон проекты әзерләнгән һәм ул Дәүләт Думасы депутатларына тәкъдим ителәчәк дип яза Интертат. Мондый мөмкинлек ана яки атаның кече баласына — 14, ә инвалид баласы булса, аңа 18 яшь тулганчы бирелергә мөмкин. Сыгылмалы эш графигы дигәндә, тулы булмаган эш көне, тулы булмаган эш атнасы, дистанцион эш күздә тотыла. Мондый эш графигы җитәкчелек исеменә гариза гына язып та билгеләнә алырга мөмкин. «Күп балалы гаиләләр ике тапкыр артты»: Татарстанда балалы гаиләләргә нинди түләүләр бар? «Гадел Россия — Дөреслек өчен» фракциясе башлыгы Сергей Миронов РИА "Новости«га билгеләп үткәнчә, эш бирүчеләрнең кеше хәленә керергә теләмәве аркасында, күп балалы ата-аналар даими рәвештә зур кыенлыкларга юлыга. «Нәрсәсе авыр соң?! Күп балалы әнине, ул бала белән поликлиникага барып кайта алсын өчен, баласын мәктәптән яки балалар бакчасыннан ала алсын өчен, эштән 1 сәгатькә иртәрәк җибәрегез инде. Яки ул эшкә бераз соңр
Күп балалы ата-аналар өчен сыгылмалы (гибкий) эш графигы кертергә мөмкиннәр
12 июля 202512 июл 2025
1 мин