Мәрьям Миңнегуловадан бавыр рулеты рецепты. Юылган бавырны кипшетеп блендердан сарымсак кушып үткәрдем, 2 йомырка, 4 аш калагы каймак, ярты стакан сөт, тоз, борыч кушып болгаттым, 4,5 аш калагы он салдым. Бу минем ярты кг бавырга. Блинчик итеп пешердем. Эчлеккә кишер суган кыздырдым. Блинчикка иң элек кибет каймагына яшеллек, бер баш сарымсакнны үткәреп болгаттым да, яктым, аннан кишер, суган яктым, төрдем. Ашларыгыз тәмле булсын.