Найти в Дзене

Ч.4. История деревень. Архив отдела этнологических исследований Института истории им. Ш. Марджани АН РТ. Нижние Чертышлы Сармановский район

Экспедиционные материалы. История деревень. Название деревни на момент экспедиции: Нижние Чертышлы Сармановский район ТАССР Название на татарском: Түбән Чыршылы Историческое географическое положение: - Экспедиция Мухаметшина Ю.Г., 1967 г. Подразделение этноса: крещеные татары Информатор – не указан Обработано: Э.А. Сагдиевой Авылга беренче булып хәзерге Н.Челнинский районның Келәтле авылыннан Чернов, Ерманов, Акрон, Тимашев фамилияләре килә. Кудряшов Спиридон (77 яшь) әйтүе буенча авылда Биктимер исемле кеше яшәгән – аны крәшеннәр Тимофей дип йөриләр иде. Келәтледән күчкәнгә кадәр чукынган булганнар. Җирне гел Югары Чыршылы белән сугышып бүлгәннәр. 1905елга чаклы авылда 118 хуҗалык була. Бөтен авыл кешесен элек “казан кешесе” диләр. Түбән Чыршылы авылы тарихы (Югары Чыршылы 8 мәкт-е материалларыннан – укучылар җыйган). Иң бай кеше Андров Максим була. Мәктәпне бай салдыра. Сәнәклеләр авылга 1919 елны киләләр (?) һәм Астанново ягына китәләр. Языково авылының бер кешесен үтерәләр 1921елгы
дер. Куяново. Худ. Ю.Г. Мухаметшин
дер. Куяново. Худ. Ю.Г. Мухаметшин

Экспедиционные материалы. История деревень.

Название деревни на момент экспедиции: Нижние Чертышлы Сармановский район ТАССР

Название на татарском: Түбән Чыршылы

Историческое географическое положение: -

Экспедиция Мухаметшина Ю.Г., 1967 г.

Подразделение этноса: крещеные татары

Информатор – не указан

Обработано: Э.А. Сагдиевой

Авылга беренче булып хәзерге Н.Челнинский районның Келәтле авылыннан Чернов, Ерманов, Акрон, Тимашев фамилияләре килә.

Кудряшов Спиридон (77 яшь) әйтүе буенча авылда Биктимер исемле кеше яшәгән – аны крәшеннәр Тимофей дип йөриләр иде.

Келәтледән күчкәнгә кадәр чукынган булганнар.

Җирне гел Югары Чыршылы белән сугышып бүлгәннәр.

1905елга чаклы авылда 118 хуҗалык була. Бөтен авыл кешесен элек “казан кешесе” диләр.

Түбән Чыршылы авылы тарихы (Югары Чыршылы 8 мәкт-е материалларыннан – укучылар җыйган).

Иң бай кеше Андров Максим була. Мәктәпне бай салдыра.

Сәнәклеләр авылга 1919 елны киләләр (?) һәм Астанново ягына китәләр. Языково авылының бер кешесен үтерәләр 1921елгы ачлыкта 70 кеше үлә, зур чокырлар казып 7-8 кеше күмәләр. Чернов Василий беренче тракторны алып кайта. 1885 еллар тирәсендә Максим бай иң беренче булып самовар алып кайта. Бөтен авыл халкы самовар күрергә агыла.

1880 еллар тирәсендә сабан кайта. Шул ук елларны 5-10лы лампалар кайта, ләкин ул крестьяннарда булмый.

1921нче елга кадәр авылда 90 хуҗалык була. 21нче елгы ачлыкта 12 хуҗалыкта кешеләр үлеп бетә. Американская столовая ачыла – 15 яшьтән түбәннәргә. Соңыннан кукуруз кайта. Иң беренче мәктәп 1901 елда ачыла бай йортында. Беренче укытучы Катерина була, аннан соң Кудряшов Спиридон, Тимашев Петр. 1913 елда Максим бай сала.

Авылда Калай түбәле йорт Выцотский Терентийда була. Ул авылда русча укучы-язучы бердәнбер кеше була – писарь булып эшли. 1916 елда Максим бай Чаллыдан ак самовар алып кайта, 17 елда ул ашлык сугу машинасы алып кайта.

Чукынырга теләмәгәннәр Т.Чыршылыдан күчеп Югары Чыршылы авылына нигез салалар.

Югары Чыршылы авылы Түбән Чыршылы белән бергә булган, ул авылда барсы да татар булган. 1740нчы елларда Түбән Чыршылыга чукындыру өчен хәрби отряд килгән һәм авылның яртысын чукындырган. Түбән Чыршылыны чукындыргач, авылдагы кешеләр кача башлыйлар. Шулай итеп Түбән Чыршылы иске авыл була, чукынган татарлар Түбән Чыршылыда кала, ә чукынмаганнары аннан күчә башлыйлар. Түбән Чыршылы артында татар зираты бар. Югары Чыршылы авылы хәсил була