Җир җиләгеннән тәмле пирог пешерик әле. Бик тәмле була, сез дә пешереп карагыз. Эчлеге агып чыкмасын өчен бераз коры кесәл салдым, писүкне үлчәп тормадым, уч белән генә сиптем. Камырны мин гел бер рецепт белән ясыйм: гөбәдиягә дә, башка пирогларга да. — бер бокал жылы сөт, — 100 гр атланмай, яхшы сыйфатлы маргарин да ярый (эретеп салам), — ике йомырка, — ике аш кашыгы писүк, — бел балкашык тигезләп кенә тоз, — 15-20 гр юеш чүпрә. Барлык ингредиентларны бергә мискингә салып болгатам, 450-500 гр онны куша-куша йомшак кына итеп камыр басам. Иң ахырдан ике-өч аш кашыгы сыек май салып басып бетерәм. Ашларыгыз-чәйләрегез тәмле булсын! (Зөһрә Гарифуллина)