Быел июнь ае бик яңгырлы булды, шуңа да миллек бәйләү дә бераз соңгарак күчте. Каен миллеге коелмасын, яхшы булсын өчен аны июньнең 15ләреннән июль уртасына кадәр хәзерләргә кирәк, диләр. Бу вакытка каен инде чәчәк аткан, алкаларын койган, яфраклар файдалы, туклыклы матдәләр һәм табигый эфир майлары белән тулыланган була. Шушы чор аеруча уңайлы. Димәк, быел вакыт бар әле. Миллек хәзерләү өчен иң яхшысы — әле беркайчан да чәчәк атмаган, яшь каен агачы. Аның яфраклары назлы, шома һәм ефәк сыман була. Биек агачларның исә астагы яшь ботаклары яхшырак. Миллекне көннең беренче яртысында кояшлы, коры көнне хәзерләгез. Юл, трасса буйларында үскән агачлардан миллек файдалы булмас. Кемдер мәтрүшкәле каен себеркесе белән чабынырга ярата, кемдер имән миллеген үз итә. Аларның һәркайсы үзенчә «тәмле» һәм файдалы. Әйтик, әрем кушып бәйләнгән каен себеркесе вируслар таралган вакытта аеруча ярдәмгә килә. Каен себеркесе тәнне ныгыта, дезинфекция ясый, тирне куа. Имән миллеге антисептик, йогышсызландыр
Быел июнь ае бик яңгырлы булды, шуңа да миллек бәйләү дә бераз соңгарак күчте
6 июля 20256 июл 2025
1 мин