Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Лилия Әскаровадан бик тәмле ассорти рецепты

Лилия Әскаровадан бик тәмле ассорти рецепты. Банкаларны юып, төбенә укроп зонтигы, петрушка, лавр яфрагы, кара борыч, гвоздика, ярты суган телемләп, сарымсак 1 бүлемтек, баллы борыч турап, кыярны бик вак итмичә (бармак калынлыгы), помидор катыракларын кискәләп банканы тутырасыз. Барысы да күңелегезгә ничек ошый, шулай тутырыгыз. Граммлап үлчәмәдем. Аерым кәстрүлдә маринад ясыйбыз. Аның өчен 2 литр су салабыз, шуңа 3 аш калагы тоз, 200 гр шикәр комы, кайнап чыккач, 150 гр 9 процентлы уксус салып, әзер маринадны яшелчә тутырылган банкаларга агызып чыгабыз. Капкачларны өстенә генә куеп, водяной баняда 5 мин куеп алабыз. Водяная баня ул — кәстрүлгә су салып, төбенә салфетка җәеп, шунда банкаларны тезеп, стерилләштерү. 5 мин үткәч, банкаларны алып, ябып, каплап куябыз одеял белән. Суынгач, саклый торган җиргә куясыз.

Лилия Әскаровадан бик тәмле ассорти рецепты. Банкаларны юып, төбенә укроп зонтигы, петрушка, лавр яфрагы, кара борыч, гвоздика, ярты суган телемләп, сарымсак 1 бүлемтек, баллы борыч турап, кыярны бик вак итмичә (бармак калынлыгы), помидор катыракларын кискәләп банканы тутырасыз. Барысы да күңелегезгә ничек ошый, шулай тутырыгыз. Граммлап үлчәмәдем.

Аерым кәстрүлдә маринад ясыйбыз. Аның өчен 2 литр су салабыз, шуңа 3 аш калагы тоз, 200 гр шикәр комы, кайнап чыккач, 150 гр 9 процентлы уксус салып, әзер маринадны яшелчә тутырылган банкаларга агызып чыгабыз. Капкачларны өстенә генә куеп, водяной баняда 5 мин куеп алабыз. Водяная баня ул — кәстрүлгә су салып, төбенә салфетка җәеп, шунда банкаларны тезеп, стерилләштерү.

5 мин үткәч, банкаларны алып, ябып, каплап куябыз одеял белән. Суынгач, саклый торган җиргә куясыз.