Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Быел бакча җимешләре уңган кебек юкә чәчәге дә мул

Быел бакча җимешләре уңган кебек юкә чәчәге дә мул. Аның файдасын гына белеп бетермибез кебек. Әмма шифасы күп. - ялкынсынуга, микробларга каршы тора; - ютәлдән һәм салкын тигәннән ярдәм итә, - тынычландыра, - тән тиресенең яшьлеген саклый, - бөерләрнең эшчәнлеген яхшырта, - диабеттан яхшы: шикәрне көйли, - канны сыеклый Юкәне чәчәк ату башында җыялар (июнь — июль). Чәчәкләрне коры, караңгы җирдә киптерәләр һәм пыяла савытта саклыйлар. Теләсә нинди дәвалау эчемлеге кебек үк, юкә чәен чамалап кулланырга кирәк. 1 стакан кайнар суга 1 аш калагы күләмендә салып төнәтергә файдасы шәп

Быел бакча җимешләре уңган кебек юкә чәчәге дә мул. Аның файдасын гына белеп бетермибез кебек. Әмма шифасы күп.

- ялкынсынуга, микробларга каршы тора;

- ютәлдән һәм салкын тигәннән ярдәм итә,

- тынычландыра,

- тән тиресенең яшьлеген саклый,

- бөерләрнең эшчәнлеген яхшырта,

- диабеттан яхшы: шикәрне көйли,

- канны сыеклый

Юкәне чәчәк ату башында җыялар (июнь — июль). Чәчәкләрне коры, караңгы җирдә киптерәләр һәм пыяла савытта саклыйлар.

Теләсә нинди дәвалау эчемлеге кебек үк, юкә чәен чамалап кулланырга кирәк.

1 стакан кайнар суга 1 аш калагы күләмендә салып төнәтергә файдасы шәп