27-30 июнь көннәрендә Йошкар-Ола шәһәрендә стильле каратэ буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге ярышларда Балтач мәктәбеннән катнашкан Газизова Галия үз осталыгын күрсәтеп, өченче урынга лаек булды. Аның тренеры — Газизова Вәсилә Хәмит кызы. Галиянең бу уңышы — тырышлык һәм максатчан шөгыльләнүләр нәтиҗәсе. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез!
27-30 июнь көннәрендә Йошкар-Ола шәһәрендә стильле каратэ буенча Бөтенроссия ярышлары узды
3 июля 20253 июл 2025
~1 мин