Бүген Балтачта район күләмендә чыгарылыш кичәсе узды. Алдан хәбәр иткәнчә. Мәктәпне быел 125 укучы тәмамлады. 27 укучы "Укудагы казанышлары өчен " Россия медале белән бүләкләнде. Балтач урта мәктәбеннән Рамил Заһидуллин районыбызда имтиханны 100 баллга тапшыручы бердәнбер укучы (информатика). Балтач гимназиясеннән Таңсылу Җәләлова һәм Норма мәктәбеннән Әдилә Сабировалар исә нибары бер балл белән калып, химиядән имтиханнарын 99 баллга тапшырды. Афәрин, кызлар!