Марина Мулюкова Сочида узачак ярышларга юллама алды!Саба районында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырган «Спорт җире» («Земля спорта») Бөтенроссия марафонының төбәк этабы узды. Спортчылар үзләрен гаилә ярышлары, пляж футболы, волейбол, ГТО нормативлары тапшыру, төрле дистанцияләргә йөгерү, көч экстримы кебек спорт төрләрендә сынады. Марафонда Балтач спортчылары да төрле дисциплиналарда актив катнашып, югары нәтиҗәләргә иреште. «Балтач газы» идарәсеннән Марина Мулюкова үз дисциплинасында ГТО нормативлары тапшыру буенча өченче, көч экстримында беренче урынны яулады һәм сентябрь аенда Сочида узачак ярышларга юллама алды! Ихластан котлыйбыз!
Марина Мулюкова Сочида узачак ярышларга юллама алды!Саба районында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырган «Спорт
30 июня 202530 июн 2025
~1 мин