Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Районда балтырган зыян салган мәйданнар 152,62 гектарга җитә

Районда балтырган зыян салган мәйданнар 152,62 гектарга җитә. Куныр, Нөнәгәр, Шеңшеңәр, Смәел һәм Югары Субаш – иң зыян күргән җирлекләр.

Зыянлы үсемлек белән көрәшү максатыннан, районга республика бюджетыннан 1,4 млн сум күләмендә акча бүленә.

Районыбызда, ел әйләнәсе, җирлекләр составына кергән мәйданнарда балтырган үсемлегеннән котылуга юнәлдерелгән чаралар, эшкәртү эшләре алып барыла. Тик шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләргә дә әлеге үсемлекнең таралмавына карата игьтибарлылык таләп ителә. Балтырган шәхси хуҗалыкка үтеп керсә, җирле үзидарәгә хәбәр итегез — вакытында көрәш чаралары үтәчәк!