Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Җиңел генә коймак рецепты

Җиңел генә коймак рецепты. Коймак ясау өчен: 500 гр. кефир, 2-3 йомырка,1-2 кашык шикәр комы, бераз тоз, ванилин, 0,5 калак чәй содасы, он кирәк. Бер савытка кефир, песок, йомырка, тозны салып болгатабыз. Шул массаны газга куеп бераз жылытып алабыз. Газдан алгач ванилин (яраткан кешегә), он салабыз да болгатабыз. Камырны куерак итәргә кирәк. Соңыннан шул массага чәй содасы салабыз да, шуның өстенә яңа гына кайнап чыккан 1 кашык (агач кашык та ярый) кайнар су салабыз. Әкрен генэ болгатабыз. Камырыбыз әче камыр кебек кабарып китә.

Венера Ибраһимова