Лилиядән иң җайлы, тиз пешә торган һәм дә бик тәмле заливной пирог. .Аны ел буе , үзегез яраткан җиләкләр кулланып пешерергә була. Җәен бакчада җыеп кына кергән җиләкләрдән, ә кышын суыткычта туңдырылган жиләкләрдән. Төше алынган Чия, карлыган , кура яки җир җләкләрен файдаланыгыз. Минеке кара карлыганнан. Заливной пирог. Камыр өчен: 2 йомырка, 200 гр йомшак ак май, пачка разрыхлитель, 100 гр шикәр комы, он. Камыр басып, табага җәябез. Камыр өстенә җиләкләрне тезеп 180 гр.мичкә тыгабыз. 30 мин тан алабыз һәм заливка сылыйбыз. Заливка очен 150гр каймак кибетнеке, шуңа 100 гр шикәр комы яки сгущенка кушабыз. Заливка сылагач, духовканы сүндереп , шунда бераз тотыгыз. Тэмле булсын!
Лилиядән иң җайлы, тиз пешә торган һәм дә бик тәмле заливной пирог
10 июля 202510 июл 2025
~1 мин