26 июнь көненә һава торышы.
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы. Көндез урыны белән көчле яңгыр яварга мөмкин. Кайбер районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исә, секундына 6-11 метр тизлектә, яшен вакытында урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
Төнлә һава температурасы +11..+16, көндез +18..+23 градус дип фаразлый синоптиклар.