Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта полиция хезмәткәре таләбе буенча автомобильне туктатудан баш тарткан өчен шоферларга максималь штрафны 10 мең сумга кадәр арттыру турындагы закон кабул итте, дип яза Шәһри Казан. Хәзерге вакытта канун буенча полиция хезмәткәренең транспорт чарасын туктату турындагы таләбен үтәмәгән өчен 500 сумнан 800 сумга кадәр штраф каралган. Яңа закон буенча 7 мең сумнан 10 мең сумга кадәр штраф билгеләнәчәк. Моннан тыш, әлеге маддәне кабат бозган өчен җаваплылык турында нигезләмә белән тулыландырылачак. Моның өчен машина йөртүчеләргә алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 10 мең сум күләмендә штраф яный. Моннан тыш, кабул ителгән закон нигезендә, КоАПның 12.21.1 маддәсе яңа өлешләр белән тулыландырыла. Машина йөртүчегә транспорт чарасының үлчәү һәм габарит контролен узу турындагы таләпне үтәмәгән өчен административ җәза каралган. Машина авырлыгын тикшерү өчен инспектор таләбе буенча тукталудан баш тарткан өчен, автома
Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта полиция хезмәткәре таләбе буенча автомобильне туктатудан баш тарткан өчен шоферларга максималь
25 июня 202525 июн 2025
1 мин