Татар әдәбияты классигы, язучы, әдәбият һәм тел галиме, публицист, тәнкыйтьче, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 12 мартта (иске стиль белән 28 февральдә) туган, дип саныйлар. Күп хезмәтләрдә шулай дип бирелгән. Татар энциклопедиясендә, Г. Ибраһимов 1887 елның 28 мартында Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы Авыргазы районы) Солтанморат авылында дөньяга килгән, дип язылган. Әгәр архив документларына мөрәҗәгать итсәк, әлеге даталарның берсенең дә дөреслеккә туры килмәвен күрә алабыз. БР Милли архивында сакланган Солтанморат авылы метрика дәфтәрендә түбәндәгечә язылган: 6 нчы номер. Галимҗан - 1887 елның 26 февралендә туган. Атасы - Эстәрле өязе Солтанморат авылы Гыйрфан указной имам Нурмөхәммәт улы. Анасы - Бибихәсәнә Заһидулла кызы. Солтанморат авылында үз йортында туган. Г. Ибраһимовның туу турында таныклыгында да аның дөньга килү датасы 1887 елның 26 феврале дип күрсәтелгән. Әлбәттә, Г. Ибраһимовның туу датасы документл
Галимҗан Ибраһимов чынлыкта кайчан туган?
25 июня25 июн
43
1 мин