Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Мәрьям Миңнегуловадан торт рецепты

Мәрьям Миңнегуловадан торт рецепты. 5 йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Хәзер шушы 5 йомырка агын миксер белән күпертә башлыйбыз, чеметеп кенә тоз, аннан ярты стакан песок салып йомырка агын күпереп бетерәбез. Хәзер теге 5 йомырка сарысын аерым күпертәбез, кушабыз шуңа ярты стаканнан әзрәк песок, күпертәбез. Хәзер инде ике массаны бергә кушып болгатабыз. Миксерны сүндерәбез, кушабыз 3,4 аш калагы майонез. Салабыз бер стакан ярым тирәсе иләнгән он, (бәлкем чуть кенә әзрәк) 1 чәй калагы разрыхлитель, ванилин. Онны ипләп кенә кертәбез массага, болгатабыз. Формага пергамент кәгазе җәям, камырны салам. Минеке 24 ле таба иде. Духовкада 200 дә пешердем. Суынгач икегә бүлдем, крем яктым. Кремны ярты литр 20 процентлы шәһәр сметанасына чама белән песок салып болгаттым да, урта өлешкә, өске өлеш камырга яктым. И бетте китте. Бердигән, йомшак, тәмле торт килеп чыга.