Бүген Татарстанның Биектау районы Биектау авылында Тукай урамындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ике катлы йортның икенче каты янган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, янган йорт тәрәзәсеннән янгын сүндерүчеләр 7 яшьлек малайны коткарган. Янгын урынында 3 яшьлек малай, 57 яшьлек хатын-кыз һәм 5 яшьлек кыз мәетләре табылган. Янгын сүндерүчеләр йөз квадрат метр мәйданга таралган янгынны сүндергән. Янгынның беренчел сәбәбе – кыска ялганыш.
Бүген Татарстанның Биектау районы Биектау авылында Тукай урамындагы шәхси йортта янгын чыккан
23 июня 202523 июн 2025
~1 мин