Экспедиция Р.К. Уразмановой в Омскую область, 22.08-11.09.1994.
Обработано: Г.Ф. Габдрахмановой, Л.З. Сулеймановой.
Җырлар
1. Зәңгәр һава, зәңгәр болыт
Зәңгәрләтә диңгезне;
Зәңгәр һаваларда йөзгән
Айлардан эзлим сезне.
2. Уфадан килгән атларга
Салкын су эчермәгез;
“Уф” дип әйтүләрем авыр,
Исемә төшермәгез
3. Агыйдел буйлары чәчкә
Уралган каеннарга,
Мин дә зәңгәр чәчкә идем,
Уралдым кайгыларга.
4. Димдә тудым, димдә үстем,
Дим чәчәген тотмадым;
Кайгылы көннәремдә дә
Мин сезне онытмадым.
5. Су буена төшкән чакта,
Су алды галошымны;
Сезне сагынып кычкырганда,
Җил алды тавышымны.
6. Гармонь уйный бер егет
Кулында алтын йөзек;
Яннарыңа барыр идем
Амур суларын йөзеп.
7. Гармоньчылар гармон уйный,
Кулында ун балдагы;
Гармончы дисәң дә ярый
Матурлыгы бар тагы.
8. Уйна дустым гармоныңны,
Тауларга менгәндә дә,
Онытмамын үлгәндә дә,
Гүрләргә кергәндә дә.
9. Гармоныңны уйнаганда,
Сания көен уйнама,
Яфрак кебек саргаерсың,
Баскан саен уйлама.
10. Идел бит ул, Идел бит ул,
Идел бит ул, киң бит ул;
Идел суларында йөзгән
Аккошларга тиң бит ул.
11. Ал ленталарны кисәргә
Үтмәс кайчыларыбыз,
Киләсе ел бу вакытта
Булмас кайсыларыбыз.
12. Эх, дусларым кемгә ошатыйм,
Ошатыйм яран гөлгә,
Бер савытта үстегезме
Яран гөл белән бергә?
13. Кызыл-сары күлмәгемнең
Кара тамган түшенә,
Сагынсаң да, саргайсаң да
Сөйләп булмый кешегә.
14. Тилеграф баганасы
Олы юлга маяк ул.
Сагынасыңмы, дип сорыйлар,
Сагынмаган кая ул.
15. Каралы күлмәк каралы,
Итәкләре тар әле;
Сагыну түгел саргаерсың
Читтә торып кара әле.
16. Аклы ситса күлмәгемнең
Якасын җөйләмиләр,
Сандугачлар килә, китә,
Хәлләрең сөйләмиләр.
17. Әйдәң кызлар су буена
Гармонь булса, уйнарбыз
Әткәй-әнкәй ачуланса,
Каз карадык диярбез.
18. Ак укага энҗе тездем,
Бер бөртеге калганчы;
Сез киткәндә, карап калдым,
Күз керфегем талганчы.
19. Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Нурислам;
Сөеп-сөеп ят кулына
Бирмәс идем мин булсам.
20. Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Миңзифа.
Хәтерең калырлык сүзләрне
Әйтмәдем иркәм сиңа.
21. Алма булса, шундый булсын
Берсен дүрткә бүләрлек,
Ярың булса, шундый булсын
Үзең өчен үләрлек.
22. Биек тауның башларында
Утырып яулык киптерәм,
Кигән киемнәрең белән
Күз алдыма китерәм.
23. Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Миңсылу,
Үкенечкә калыр ахры
Сезнең белән дус булу.
24. Сандугачларны җибәрдем
Тыңларга сүзегезне,
Турыгызда сайрап кайткан,
Күрмәгән үзегезне.
25. Син киясең кара сукно,
Мин киямен күк сукно;
Күңелең бүтәннәрдә булгач,
Мине сөясең юкка.
26. Ул як очтан килгәнсез,
Кара костюм кигәнсез,
Җырлар өчен килмәгәнсез,
Сынар өчен килгәнсез.
27. Иртә торып тышка чыксам
Ишек алдым гөл генә
Ишек алларым гөл генә
Сөйгән ярым син генә.
28. Мәүскәүдәге магазиннар
Винт белән бикләнә;
Бардыр синең сөйгән ярың,
Никтер күңелем шикләнә.
29. Бер күргәндә, дустыкаем,
Китән күлмәктә идең;
Китән күлмәкләрдә идең,
“Китәм” дип йөргән идең
30. Әйдә барыйк, кызлар карыйк,
Мамык өрләгәннәрен;
Яшәмәсен, яшен суксын,
Егет сөймәгәннәрен.
31. Көймә килә, көймә килә,
Көймә килә, эзе юк,
Хаты килә, сүзе килә,
Сөйләшергә үзе юк.
32. Яшь вакытта күкрәгемә
Чәчәкләр кадамадым,
Чөнки яшьлегемнән артык
Чәчәкләр табалмадым.
33. Стаканым читенә
Килеп кунды бер чыпчык;
Миннән сиңа шулдыр теләк,
Фазуллаңа ябышып чык.
34. Тәрәзә төбем исле гөл
Иснә, дустым, исле ул,
Уртасында бер чәчәк бар,
Өзмим, синең төсле ул.
35. Гөл бакчасына кердеңме,
Гөл чәчәген өздеңме.
Гөлдән өзгән чәчәк кебек
Айрылыштык сиздеңме.
36. Эчә торган чәем калды
Скатерть читләрендә,
“Сау бул” диеп әйтә алмадым
Айрылган кичләремдә.
37. Моңсу урман эчләрендә,
Сайрап калды сандугач
Бергә булган ямьле көннәр,
Сагындыра айрылгач.
38. Сары сандугач баласын
Сайратам беләгемдә;
Эч серләрем сөйләр идем
Сакласаң йөрәгеңдә.
39. Агыйделдә йоннар ага,
Аккошлар кагынганда;
Утка якма җырларымны
Укырсың сагынганда.
40. Тәкәберләнмә, дускаем,
Тәкәберлек ярамый,
Алдан үзе тәкәбергә
Соң берәү дә карамый.
41. Кайда бардың? Дип сорадым
Сандугач баласыннан,
Ул да мескен минем кебек,
Айрылган анасыннан.
42. Алтын балдак алдырдым,
Сәхрәләрдә калдырдым;
Нигә дустым сөйләшмисең,
Кайда хәтерен калдырдым.
43. Алтын балдак алдырдым,
Сәхрәләрдә калдырдым;
Нигә, дустым, сөйләшмисең,
Кайда хәтерен калдырдың.
44. Җилләр исеп сындырмасын,
Бакчадагы гөлләрне,
Чын күңелең биреп сөймә
Ышанычсыз ярларны.