Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

«Татсельстрой»ның өлкән инженеры, «Росагропромстрой»ның мактаулы төзүчесе булган Нәзир абыйга бүген 86 яшь

«Татсельстрой»ның өлкән инженеры, «Росагропромстрой»ның мактаулы төзүчесе булган Нәзир абыйга бүген 86 яшь. «Капо»ның баш конструкторының беренче урынбасары булып зур хезмәтләр куйган Рафаэль абыйлар олы яшьтә булсалар да, һәйкәл ачылуга бөтен нәселләре белән өлешләрен керттеләр. Тагын бер хөрмәтле нәсел: Мәрдәнов Сөләймәнныкылар. Үзе сугыштан соңгы елларда күмәк хуҗалыкларны торгызганда хуҗалык рәисе булып эшли. Олы уллары Нургаян Сөләйманов Мәскәүдә яшәп полковник дәрәҗәсенә ирешә, Зөфәр абый Алабуга районының бер зур совхозын җитәкли, аның улы Алмаз Мәскәүдә КГБ да эшләп отставкага чыга. Гөлсия апаның кызы Эльвира бүгенге көндә Нижнекамск шәһәрендә НХТИда хөрмәтле укытучы, аспирантураны бетерә, доцент. Абыйлары инде вафат. Гөлсия апа Эльвира белән әти-әниләренең йортларын саклап, ремонтлап, җәйне шунда үткәрергә тырышалар. Ел саен шушы нигездә туганнарны, авыл халкын җыеп Корьән ашы үткәрәләр. Әти-әни нигезен бетермичә сакларга тырышучы тагын бер гаилә бар, бертуган Мөхәрләмовлар

«Татсельстрой»ның өлкән инженеры, «Росагропромстрой»ның мактаулы төзүчесе булган Нәзир абыйга бүген 86 яшь. «Капо»ның баш конструкторының беренче урынбасары булып зур хезмәтләр куйган Рафаэль абыйлар олы яшьтә булсалар да, һәйкәл ачылуга бөтен нәселләре белән өлешләрен керттеләр.

Тагын бер хөрмәтле нәсел: Мәрдәнов Сөләймәнныкылар. Үзе сугыштан соңгы елларда күмәк хуҗалыкларны торгызганда хуҗалык рәисе булып эшли. Олы уллары Нургаян Сөләйманов Мәскәүдә яшәп полковник дәрәҗәсенә ирешә, Зөфәр абый Алабуга районының бер зур совхозын җитәкли, аның улы Алмаз Мәскәүдә КГБ да эшләп отставкага чыга. Гөлсия апаның кызы Эльвира бүгенге көндә Нижнекамск шәһәрендә НХТИда хөрмәтле укытучы, аспирантураны бетерә, доцент. Абыйлары инде вафат. Гөлсия апа Эльвира белән әти-әниләренең йортларын саклап, ремонтлап, җәйне шунда үткәрергә тырышалар. Ел саен шушы нигездә туганнарны, авыл халкын җыеп Корьән ашы үткәрәләр.

Әти-әни нигезен бетермичә сакларга тырышучы тагын бер гаилә бар, бертуган Мөхәрләмовлар ел саен җәй көне кайтып, печәннәрен чабып, өйне җыештырып, шунда догалар укып, кунып китәләр. Бик күркәм гадәт. Авыллардан яшьләр китә, олылар кала. Яшьләргә әйтәсем килә, бетермәгез, саклагыз әти-әни нигезен. Һич югы кайтып йортка кереп, әти-әниләр рухына дога кылып китәрлек булсын.

Намаз вакыты җиткәч, чирәмдә бергәләп намаз уку нур өстенә нур булды. Киләсе елларда шушында тагын җыелышып очрашырга сүз куештылар. «Моңа кадәр очрашулар уздырып торсак та, быелгы кебек, авыл тарихында җыелган халыкны хәтерләмим», дип сөйләгәндә Наил Муллагалиевның йөзендә шатлык балкый иде. Исән-сау булыгыз авылдашларым, сез һәрберегез авылны яшәтүчеләр, сез яшәгәндә очрашулар да күрешүләр дә булыр Аллаһ теләсә. Барыбыз да Аллаһның рәхмәтендә булыйк. Бүгенге матур тормыш өчен гомерләрен биргән, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән, шушы һәйкәлдә язылган газизләребез өчен дога кылыйк. Алар да бездән риза булсыннар, догага мохтаҗ булырга тиеш түгел алар.

Тәгъзимә Гарипова,

Сәрдек авылы