Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Зелпе (жимолость) бакчада иң беренче, май башында ук чәчәк ата, ә июнь башында аның тәмле әчкелтем җимешләре белән сыйланырга була

Зелпе (жимолость) бакчада иң беренче, май башында ук чәчәк ата, ә июнь башында аның тәмле әчкелтем җимешләре белән сыйланырга була. Җимешләре куе зәңгәр, яки кара диярлек, сусыл, озынча. Аның җимешләрен яңа җыелган килеш тә ашыйлар, кайнатма, кесәл кайнаталар, бөккән һәм пирог өчен эчлекләр, эчемлекләр һәм сироплар ясыйлар. Зелпе җимешләренә шикәр бутап туңдыргычка куйсаң, кыш буена витаминлы тәмле чәй эчәргә була. Халык медицинасында җимешләре, яфраклы яшь ботаклары файдаланыла. Зелпе - зәңгеләгә каршы менә дигән дару. Җимешләрнең яңа гына сыгылган суты - төрле тимрәүләрне дәвалауда, ә төнәтмәсе төрле ялкынсыну авырулары вакытында күзләрне юдыру һәм авыз-тамакны чайкау өчен кулланыла. Яшь ботакларыннан ясалган төнәтмә һәм кайнатмасын бәвел кудыргыч, җиңелчә генә эч йомшарткыч дару буларак та файдаланалар, дип яза Кызыл таң.

Зелпе (жимолость) бакчада иң беренче, май башында ук чәчәк ата, ә июнь башында аның тәмле әчкелтем җимешләре белән сыйланырга була. Җимешләре куе зәңгәр, яки кара диярлек, сусыл, озынча.

Аның җимешләрен яңа җыелган килеш тә ашыйлар, кайнатма, кесәл кайнаталар, бөккән һәм пирог өчен эчлекләр, эчемлекләр һәм сироплар ясыйлар. Зелпе җимешләренә шикәр бутап туңдыргычка куйсаң, кыш буена витаминлы тәмле чәй эчәргә була.

Халык медицинасында җимешләре, яфраклы яшь ботаклары файдаланыла. Зелпе - зәңгеләгә каршы менә дигән дару. Җимешләрнең яңа гына сыгылган суты - төрле тимрәүләрне дәвалауда, ә төнәтмәсе төрле ялкынсыну авырулары вакытында күзләрне юдыру һәм авыз-тамакны чайкау өчен кулланыла.

Яшь ботакларыннан ясалган төнәтмә һәм кайнатмасын бәвел кудыргыч, җиңелчә генә эч йомшарткыч дару буларак та файдаланалар, дип яза Кызыл таң.