Алкоголь кулланган килеш машина йөртүчеләргә карата административ җәзалар катгыйландырылды, штрафлар да арттырылды, хәтта җинаять җаваплылыгы да каралган. Әмма шулай булуга карамастан, кайбер машина йөртүчеләр эчеп, руль артына утыруын дәвам итә. Бәлки, алар бер-ике рюмка аракы эчкәннән бер ни дә булмый дип уйлыйлардыр?! 9 апрельдә 10 сәгать 20 минутта Смәел авылы урамында ЮХИДИ инспекторы «Лада 212140» маркалы машинаны туктата. Шоферны алкотектор белән тикшергәч, прибор 0,988 мг/л күрсәтә. Суд утырышы барышында гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккән Сизнер авылы кешесе гаебен тулысынча тануын әйтә. Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да җиде айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара. Исерткеч эчемлек кулланып, машина белән идарә иткән кеше үзенә һәм тирә-яктагыларга никадә
Алкоголь кулланган килеш машина йөртүчеләргә карата административ җәзалар катгыйландырылды, штрафлар да арттырылды, хәтта җинаять
21 июня 202521 июн 2025
1 мин