Ватан алдындагы бурычын үтәргә китүче егетләрне зурлап озаттылар. Дуслары, якыннары хәтта район хәрби комиссариатына кадәр озата барды. Без исә бер ел армия хезмәтенең егетләргә, аларның әти-әниләренә, туганнарына, дусларына бер мизгел кебек кенә үтеп китүен телибез. Хезмәт итүчеләргә дә, көтүчеләргә дә сабырлык, сәламәтлек, очрашуларны өмет итеп яшәү насыйп булсын. Армиядән кайткан солдат белән күрешкәндә күзләрдә сөенеч, шатлык яшьләре генә балкысын иде. Хәерле юл сезгә, егетләр!
Ватан алдындагы бурычын үтәргә китүче егетләрне зурлап озаттылар
17 июня 202517 июн 2025
~1 мин