Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Мәрьям Миңнегуловадан кабартма рецепты

Мәрьям Миңнегуловадан кабартма рецепты. 1 стакан җылымса сөткә салабыз 2 чәй кашыгы чүпрә, 2 чәй кашыгы шикәр комы, болгатып күпертергә куябыз. Камыр басасы савытыбызга салабыз 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 йомырка, ярты чәй кашыгы тоз,125 гр ак май, ванилин, күпертелгән чүпрәне, он салып камыр басабыз, камырыбыз бик йомшак булмаска тиеш, җәелеп тормаска тиеш. Җылы урынга кабартырга куябыз, кабарган вакытта бер тапкыр кул белән баскалап алабыз. Камыр кабаргач, камырны ике кисәккә бүлеп,1 см калынлыгында җәеп, стакан белән кисәбез(форма). Кискән түгәрәкләрне пакет белән өстен ябып торып, бер 15-20 минут кабартабыз(камырыбызның өсте җилләмәскә тиеш) Майда пешерәбез. Суынгач уртасына шприц белән повидло(варенье) тыгабыз, кемдә шприц юк, урталай бүлеп ягарга мөмкин! Чәйләрегез тәмле булсын!

Мәрьям Миңнегуловадан кабартма рецепты. 1 стакан җылымса сөткә салабыз 2 чәй кашыгы чүпрә, 2 чәй кашыгы шикәр комы, болгатып күпертергә куябыз.

Камыр басасы савытыбызга салабыз 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 йомырка, ярты чәй кашыгы тоз,125 гр ак май, ванилин, күпертелгән чүпрәне, он салып камыр басабыз, камырыбыз бик йомшак булмаска тиеш, җәелеп тормаска тиеш.

Җылы урынга кабартырга куябыз, кабарган вакытта бер тапкыр кул белән баскалап алабыз.

Камыр кабаргач, камырны ике кисәккә бүлеп,1 см калынлыгында җәеп, стакан белән кисәбез(форма).

Кискән түгәрәкләрне пакет белән өстен ябып торып, бер 15-20 минут кабартабыз(камырыбызның өсте җилләмәскә тиеш)

Майда пешерәбез.

Суынгач уртасына шприц белән повидло(варенье) тыгабыз, кемдә шприц юк, урталай бүлеп ягарга мөмкин! Чәйләрегез тәмле булсын!