26 июнь көнне Саба районында «Без тарихта эзлебез » иҗади-эзләнү конференциясенең «Ут эчендә татар кызлары» юнәлеше буенча Идрисова Кадрия Рәесовна катнашында зур чара уздырылды.
Балтач районы Ак калфак оешмасыннан бу чарада 15 кеше катнашты.
Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» оешмасы, Татарстан язучылар берлеге белән бергә үткәрелүче әлеге конференциядә Балтач, Арча, Мамадыш, Зәй, Чистай, Балык Бистәсе районнарыннан да эшләр кабул ителде һәм 14 чыгыш тыңланды.
Конференциягә килүче кунаклар иң элек яңа гына ачылган Тукай бакчасы белән таныштылар, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Конференция эше Әбрар Кәримуллинның балачагы, яшьлек еллары белән таныштыручы әдәби чара белән башланып китте.
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы үзенең чыгышында Бөек Ватан сугышы чорындагы хатын- кызларның батырлыгы өйрәнелергә, киләчәк буынга җиткерелергә тиешлеген билгеләп үтте. Кадрия Рәесовна җитәкчелегендә эшләп килүче "Ак калфак" оешмасының эшенә югары бәя бирде, уңышлар теләде.
Бөек Ватан сугышында ил буенча 800 000 нән артык, Татарстаннан 10 000, Саба районыннан 83 хатын- кызның ир- атлар белән бер сафта сугышта катнашуы, зур батырлыклар күрсәтүе билгеле. 93 хатын-кызга Советлар Союзы Герое исеме бирелә, аларның икесе- татар кызы. Конференция барышында чыгыш ясаучылар үз төбәкләреннән булган батыр хатын- кызлар турында горурланып сөйләделәр, эзләнү эшләренең нәтиҗәсе белән таныштырдылар.
Безнең райондашыбыз, Балтач районы Ак калфак оешмасы Совет әгьзасы Галиева Гөлсинә Әнвәр кызы икенче урынга лаек булды. Ул безнең якташабыз, Бөек Ватан сугыш ветераны, районның иң өлкән ак калфак әгьзасы булган Түбән Кенә авылында яшәгән Галимуллина Тәскирә апа турында эшен тәкьдим итте. Барлык катнашучылар Рәхмәт хатларына һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
Барлык кунаклар игътибарына Аяз Гыйләҗевның «Язгы кәрваннар», Шамил Рәкыйповның «Кызлар- йолдызлар», Гомәр Бәшировның «Намус» әсәрләре буенча өзекләр тәкъдим ителде. Алар барысы да хатын-кызларның Бөек Ватан сугышында фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыкларына багышланган иде. Шушы юнәлешне дәвам итеп, Саба туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды, тематик күргәзмәләр каралды.
Музейдан соң кунаклар Иләбәр авылына юл тотты. Казан ханлыгы чорында иң соңгы яуда җимерелгән Өтернәс шәһәрлеге, тарихи Калатау итәгендә кунакларны Иләбәр авылы халкы каршы алды, үз авылының үткәне, бүгенгесе белән таныштырды. Кыйблага карап агучы «Гөлфия» чишмәсе янында Зариповлар гаиләсе белән очраштык. "Игенче" хуҗалыгының җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәр улы үзләренең гаиләләре, әбиләре Гөлфиянең тормыш юлы турында бай мәгълүмат туплаган күргәзмә белән таныштырды. Сәгыйть абый белән Гөлфия апаның хезмәт юлы авыр сугыш елларында башлана. Гомер буе берсе шофер, икечесе терлекче булып, туган авылларында хезмәт куялар. Районыбызның иң җаваплы тармакларында җитәкче булып эшләүче 4 ул, оныклар тәрбияләп үстерәләр. Гөлфия апа «Хезмәт Кызыл байрагы» орденына ия булган, үз үрнәгендә балаларын, оныкларын тәрбияләгән. Әни кеше. Бүген аның исемендәге чишмә челтерәп ага, дәвамчылары туган җиребезне үз хезмәтләре белән матурлап яши. Гөлфия апаның мунча себеркесен җыярга яратуын белгән авылдашлары, бүген аның истәлегенә "Печмәнлектә миллек бәйләү өмәсе"н күрсәттеләр. Кунаклар белән бергәләп миллек бәйләнеп, аның файдалы сыйфатлары турында сөйләшкәннән соң, мичтә пешкән коймак, чәйдән авыз иттеләр.